news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә машина йөртүчеләрне тикшерәләр

Бу чара исерек килеш рульгә утырып чыгучыларны ачыклау максатыннан уздырыла.

(Яшел Үзән, 1 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерә башлады, дип яза җирле басма.

Бу чара исерек килеш рульгә утырып чыгучыларны ачыклау максатыннан уздырыла.

Рейдның төп максаты булып юлларда йөрүчеләрнең иминлеген булдыру тора. Чара барышында ДПС инспекторлары машиналарны туктатып, һәр йөртүчене тикшерәчәк.

2017 елның 10 аенда рульдә исерек килеш яисә медицина тикшерүеннән баш тарткан 316 автомобильче тотылган. Шуларның 8е наркотиклар тәэсире астында булган.

Рульдә исерек килеш тотылган машина йөртүче йөртү хокукыннан 1 ел ярымнан алып 2 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин. Берүк вакытта аңа 30 мең сум күләмендә штраф та салына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100