news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Мәүлид бәйрәме үткәрелде

Бу бәйрәмгә Казаннан да "Апанай" мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров килгән иде.

 (Яшел Үзән, 2 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Исламда рабигүл әүвәл аеның уникенче көне - Мәүлид көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә.

Яшел Үзәндә дә аны традициягә тугры калып зурлап билгеләделәр. 30 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда Мәүлид кичәсе булып узды. Чараны районыбызның мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дога укып башлап җибәрде. Бу бәйрәмгә Казаннан да "Апанай" мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров килгән иде. Ул җыелучыларны Татарстан мөфтие Камил Самигуллин исеменнән котлады, вәгазьләр укыды, дип яза җирле басма.

Сәхнәдә мәктәп укучылары да чыгыш ясады, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр яңгырады, ислам тарихы да искә алынды.

Бу җырлы-догалы бәйрәм чарасы һәркайсыбызда динебезгә карата хөрмәт хисен тагын да арттыргандыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100