news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә

Быел районда 1900дән артык бала I сыйныфка бара.

(Яшел Үзән, 16 август, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева).  Яшел Үзәндә дә мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр, җитәкчеләр җитәрлек. Менә алар ярдәмендә авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала да инде. Әйтеп узылган әлеге акция кысаларында шәһәребезнең Балалар сәнгать үзәгендә узган бәйрәмгә район хакимияте вәкилләре, оешма җитәкчеләре, ата-аналар, педагоглар, кунаклар һәм шундый күркәм һәм игелекле миссиягә битараф булмаучылар җыелды, дип яза җирле басма.

Әлбәттә инде бу чараның аерылып торган иң гүзәл кунаклары, әле бер тапкыр да мәктәпнең беренче кыңгырау тавышын ишетмәгән, булачак беренче сыйныфлылар иде. Аларга шушы үзәккә йөреп шөгыльләнүче балалар бик матур концерт тамашасы күрсәтте, бүләк итеп аркаларына букча асучы мәртәбәле абый-апалары иң ихлас, җылы теләкләрен җиткерде.

– Быел безнең районда 1900дән артык бала I сыйныфка бара. Сезне чын күңелебездән бу бәйрәм белән котлыйбыз! 1 сентябрь – ул чынлап та беренче сыйныфка барганда гына чын бәйрәм, аннары ул үзенең сихрилеген, тирәнлеген югалта бара. Аның тәмен гомер буена тоеп калырга тырышыгыз, уңышлар сезгә, алга таба югары күрсәткечләрегезне күреп сөенергә язсын, – дип, хәер-фатихасын бирде Александр Тыгин. – Хөрмәтле ата-аналар, районыбызда киләсе елга укырга керүчеләр санын 2000гә тутырырга тырышырга кирәк.

Балалар бакчасында соңгы бер ел дәвамында тырышып-тырышып мәктәпкә әзерләнгән сабыйларның күптән көтелгән бүләкләрне кулларына алгач, күзләрендә-йөзләрендә бәхет чаткылары уйнады. Шулай шатландыручы «Бердәм Россия» партиясе депутатлары бу мизгелләрдә үзләре дә алардан ким куанмады.

–Бу гадәти булмаган акция әти- әниләргә бик зур ярдәм. Без күп балалы гаилә һәм бирегә чакыру алгач, әлбәттә, сөендек. Балаларын ялгыз тәрбияләүчеләр дә бар, алар шулай ук рәхмәтледер, дип уйлыйм. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче булачак укучылар өчен дә яхшы стимул булып тора. Бик зур рәхмәт, – дип, хисләре белән уртаклашты күп бала анасы Татьяна Урманова.

Әлеге акция шәһәрдә генә түгел, авылларда да уза һәм бер генә оешма-предприятие дә читтә калмый – хезмәткәрләренең беренче сыйныфка керүче балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букча белән сөендерә.

– Елдан-ел балалар саны артуы күзәтелә. Быел 1536 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алды, ә I сыйныфка гариза язучылар саны 1931. Бу бик куанычлы күренеш, димәк безгә эш бар. Аларга белем аласы кызыклы һәм мавыктыргыч булыр дип ышанасы һәм бары тик уңышлар гына телисе килә, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Әлеге чарада җитәкчеләр һәм депутатлар гына катнашырга тиеш дигән сүз түгел. Бәлки якын тирәгездә авыр финанс хәлдә яшәүче гаиләләр бардыр. Хәлегездән килә икән, ярдәм итегез. Әти-әнисе нинди булуга карамастан, һәр баланың яшьтәшләреннән калышмыйча укырга йөрисе килә, диелгән район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100