news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә мәктәп укучыларының иҗади эшләре конкурсы узды

Быел анда укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре, әбиләре һәм хәтта укытучылары да үз осталыгын күрсәтте

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең 1 нче лицеенда фән һәм иҗат фестивале узды.
Быел анда мәктәп укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре, әбиләре һәм хәтта укытучылары да үз осталыгын күрсәтте. Тамашачылар игътибарына сәйлән белән чигелгән 50 дән артык картина тәкъдим ителде. Аларның берсенә - 70 “яшь”. Үз вакытында аны лицейдагы бер укучының бабасының әнисе эшләгән, дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot