Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә өлкән яшьтәге хатын-кыз сарайда чыккан янгынны сүндергәндә тәнен пешергән
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр аны саф һавага алып чыккан һәм табибларга тапшырган.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Яшел Үзән шәһәренең Белинский урамында хуҗалык сараенда янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 101 янгын сагы номерына шул хактагы хәбәр иртәнге 7.48 сәгатьтә килгән. Урынга юл тоткан ут белән көрәшүчеләрне күршеләр каршы алган. Ялкын телләренең сарайдан якындагы йортка күчү ихтималы да булган.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта сарай эчендә 79 яшьлек хуҗабикәгә юлыккан. Алар аны коткару битлеге ярдәмендә саф һавага алып чыккан һәм табибларга тапшырган. Шуннан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр.
Өлкән яшьтәге хатын-кыз битен һәм кулларын пешергән. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче ул янгынны үз көче белән сүндермәкче булган. Янгын хуҗабикәнең ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз