news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә "Җәлил укулары" бәйгесенең муниципаль этабы узды

Җиңгән балалар республика турында катнашачак.

Яшел Үзәндә "Җәлил укулары" бәйгесенең муниципаль этабы узды
tatar-congress.org/

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). 29 октябрьдә Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 3нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә II Халыкара әдәби бәйге "Җәлил укулары"ның "Гомерем минем моңлы бер җыр иде… " дип исемләнгән муниципаль этабы узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйгедә укучылар бар тырышлыкларын куеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җәлил шигырьләрен татарча, русча һәм чит телләрдә сөйләделәр. Фронтовик язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Нигезләмә буенча 7-8 яшьлек балаларның чыгышлары видео буенча бәяләнде.

Укучыларның чыгышларына мәртәбәле кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, "Ак калфак" оешмасының Яшел Үзән булекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова, "Татарстан" телеканалы журналисты Мөршидә Җиһан, "Шәһри Казан" газетасы журналисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм җирле мәктәпләрнең укытучылары бәя бирде.

Бәйге укучылар, укытучылар һәм килгән кунакларның күңелендә җылы тәэсир калдырды. Җиңгән балалар республика турында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100