news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы башланды

25-30 декабрьгә кадәр "Бала – төп пассажир!" профилактик акциясе кысасында автомобильләрдә балаларын креслосыз йөртүче машина йөртүчеләр тикшереләчәк.

(Яшел Үзән, 26 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе агымдагы елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшен көчәйтәчәк.

25еннән 30 декабрьгә кадәр "Бала – төп пассажир!" профилактик акциясе кысасында автомобильләрдә балаларын креслосыз йөртүче машина йөртүчеләр күзәтү астына алыначак, дип яза җирле басма.

- 2017 елның 11 аенда Яшел Үзән территориясендә балалар катнашында 14 ДТП чыгып, 14 бала тән җәрәхәтләре алды, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ДТПлар саны - 4кә, имгәнүчеләр 3 балага артты.

Җәяүле балалар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы булып, шуларның 6сы балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә чыкты. Төп сәбәбе – балаларның кинәт юлга килеп чыгуы. Велосипедчылар катнашында 1 ДТП теркәлде.

Кышкы каникул чорында балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларны юлларда йөрергә өйрәтергә, юл кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Юлдан чыкканда мобиль телефоннан файдаланырга ярамавын да аңлату зарур. Киемнәргә уткайтарткыч элементлар тагып йөрүгә дә бу вакытта зур игътибар биреләчәк.

Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләр дә уздыра. Укучылар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозу очраклары булганда бу мәгълүмат мәктәпләргә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100