Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә коткаручылар аллеясе барлыкка килде
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр урамнарының берсендә үсентеләр һәм куаклар утыртып үз аллеясен булдырды.
(Яшел Үзән, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр урамнарының берсендә үсентеләр һәм куаклар утыртып үз аллеясен булдырды, дип яза җирле басма.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәннең янгынга каршы көрәшүчеләре туган шәһәрләрен яшелләндерүгә үзләреннән һәрвакыт зур өлеш кертә. Шуны да әйтергә кирәк, акцияләрдә алар үзләре генә түгел, ә хезмәттәшләре - кадрлар бүлегендә, бухгалтериядә, янгын сагы инспекциясендә эшләүче МЧС хезмәткәрләре дә актив катнаша. Узган атнада алар Столичная урамында агач утыртты. Бу юлы алар катнашып кына калмады, агачларны карап торуны да үз өстенә алды. Чынбарлыкта ут белән көрәшүчеләр үз аллеясен булдырды.
53нче янгын-коткару частенә якын урнашкан урамны шефлыкка алуны янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин тәкъдим итте. "Яшел хуҗалык" җитәкчелеге бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Алар каштан үсентеләре, куаклар китереп биреп, ничек карап үстерергә дә өйрәтте. Шәһәрнең баш агрономы Наталья Ячанова сүзләренә караганда, МЧС хезмәткәрләре инициативасы хөрмәткә лаек, бәлки әле аларга башка оешмалар да кушылыр.
Әлегә үсентеләр белән Белинский урамының бер ягы гына бизәлде. Әмма озакламый аның икенче ягына да агач утырту планлаштырыла. Болардан тыш, 8нче отряд җитәкчелеге автобус тукталышын да янгын сүндерүчеләр стилендә бизәүне тәкъдим итте. Тукталышта янгынга каршы пропаганданы чагылдырган плакатлар һәм стендлар белән бизәү күздә тотыла. Әгәр дә бу яңа идея яклау тапса, Яшел Үзәндә беренче тапкыр янгын сүндерүчеләр тукталышы барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз