news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә комарлы уенчылар фаш ителгән

Бу гамәл өчен 1,5 млн сумга кадәр штраф каралган.

(Яшел Үзән, 6 октябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзәндә Татарстан урамы буенча 13-нче номерлы йортның беренче катында уен автоматлары салоны ачыкланган. Кыйммәтле кәгазьләр сату учреждениесе буларак, биредә яшерен уен салоны эшләгән. Бу турыда прокуратура матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бинада табылган җиһазлар Эчке эшләр министрлыгы бүлеге складында саклауга урнаштырылган.

Уен җиһазларын кулланып, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү турындагы маддә буенча эш кузгатылган. Бу гамәл өчен 1,5 млн сумга кадәр штраф каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot