news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Камил Сәмигуллин: Без әлегә мәктәптә балаларга дин укытуга әзер түгел

Вәгазьдән соң мөфти безнең имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Яшел Үзән, 6 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Илсөя Завилейская). Сайлау алды кампаниясе алдыннан Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин булып китте, дип яза район басмасы.

Социаль челтәрдәге битемә язылучыларның соңгы елларда безнең шәһәргә кызыксыну артуы турындагы фикерләре белән килешәм. Камил хәзрәт кереш сүзендә составына Яшел Үзән мөхтәсибәте дә кергән, көньяк-көнбатыш казыяте имамнарына, хәнәфи мәсхәбе өйрәнүнең мөһимлеге турында әйтеп узды.

– Күп мөселманнар Коръән һәм хәдисләрне белсәң, шул җиткән диеп уйлый, – дип сөйли мөфти. – Һәм хәдисләрне белсәк тә, һәрвакытта да аларның иң ышанычлысына нигезләнмибез.

Исламның төп биш баскычының берсе – намаз турында да күп әйтелде. Шулай ук Камил хәзрәт залда утыручыларны тәсбих тарту һәм никах тәртибен аңлатуда килеп чыккан каршылыкларны мисал итеп китереп, төрле ялгышлардан сакланырга һәм дин нигезендә конфликтлар булмаган җәмгыятьтә дус, тату булып яшәргә өндәде.

Вәгазьдән соң мөфти безнең имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды, аннан мөфтигә сораулар яңгырады. Сораулар мөселман гаиләләрендә никах, аерылышу, корбан чалу, шулай ук безнең мәктәпләрдә укытылмаучы дин дәресләре турында иде.

– Без әлегә республикабызның гимназия, мәктәпләрендә дин дәресләре укытуга әзер түгел. Әлеге төшенчәгә күп факторлар керә – бу мәгариф системасы, кадрлар сәясәте, һәм җәмгыять тулаем, – дип аңлатты Камил хәзрәт.

Имамнар белән очрашуда катнашкан район башлыгы Александр Тыгин йомгаклау сүзендә үз фикерен җиткерде:

– Әгәр дә без дөньяви мәктәпләрдә балаларыбызга дин дәресләрен өйрәтә алмыйбыз икән, без мәдрәсә төзергә тиеш. Җир бар, теләүчеләрнең булуы һәм мөфтинең ярдәме кирәк. Мин тирән ышаныч белән әйтә алам: мәчет һәм башка дини гыйбадәтханә кешеләрне яхшы гамәлләр генә кылырга өндәп торучы матурлык һәм игелек урыны булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100