news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җиде фатир җимерелгән

Бер кеше һәлак, алты кеше зыян күргән.

Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җиде фатир җимерелгән

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Төнлә Яшел Үзән шәһәрендә Ленин урамы, 39а адресында урнашкан тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җиде фатир җимерелгән. Бер кеше һәлак, алты кеше зыян күргән. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәрабәләр астыннан чыгарылган бер хатын-кызның хәле авыр дип хәбәр итте. Коткаручылар 99 кешене эвакуацияләгән.

Фатирларның алтысы җиденче катта урнашкан, берсе сигезенче катта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе фаҗига урынында 57 коткаручы һәм 20 берәмлек техника эшләвен әйтте. Эвакуацияләнгән кешеләрне «Авангард» спорт комплексына күчерделәр.

Шартлау урынына Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килгән. Зыян күргән кешеләрнең һәммәсенә ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдергән ул.

Татарстанның ашыгыч хезмәтләр вәкилләре шартлауның мөмкин булган ике сәбәбен атады — газ җиһазларының төзек булмавы һәм газ чыгуы. Тикшерү комитеты әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачкан.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында оператив штаб оешкан. Кайнар линия телефоны (843) 288-46-96

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100