news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта чыккан янгыннан 10 кешене коткарганнар

Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.

Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта чыккан янгыннан 10 кешене коткарганнар

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта янгыннан 10 кешене коткарганнар.    

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген 12.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Королев урамындагы торак йортларның берсендә янгын турында хәбәр алынган. Өченче каттагы фатир янган, көчле төтен сәбәпле, өске катларда яшәүчеләр урамга чыга алмаган.

Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр 10 кешене эвакуациялиләр,алар арасында 2 бала да булган. Кешеләрне капюшон тибындагы сулыш алу җайланмалары ярдәмендә саф һавага алып чыкканнар.

Тиздән янгынны сүндергәннәр, янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.

Янган фатирда яшәүче исерек хәлдә булган ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Аны хастаханәгә салганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot