news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә җитештерелгән казылыкны чит илдә дә яраталар

Сөләймановлар гаиләсендә дә әлеге ризыкны җитештерү буыннан-буынга күчкән.

(Яшел Үзән, 14 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзәндә казылыкны кем җитештерә, Нижгар мишәре безнең якларга ничек килеп төпләнгән, шәһәрдә йорт хайваннары белән якыннан кайда танышып була? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавапны крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Али Сөләйманов белән барган әңгәмәдә табарга тырышырбыз, дип тәкъдим итә район газетасы.

Эшмәкәр белән шәһәргә терәлеп үк торган бик матур урында, фермерлык хуҗалыгында очраштык без. Монда килеп кергәч үк үзеңне фермада түгел, ә зоопарктагы кебек хис итәсең. Хуҗа белән танышып, сөйләшә башларга да өлгермәдек, без килгәнгә шатлангандай, каршыбызга кәҗәләр килеп чыкты. Күземә күренә дип торам, монда бит хәтта ишәк тә бар. Тавык-чебеш, сарык-атларны әйтмим дә. Али Сөләйманов ике гектар мәйданны биләүче бу җирне үз эшен җәелдерү максатыннан сатып алган. Алай гына да түгел, бирегә килеп атларда йөрергә, шашлык, пылау пешереп ял итәргә, үз гомерендә тавык та күрмәгән шәһәр балаларына авыл мохитенә чумарга мөмкинлек бар. Килсеннәр генә һәм барысы да бушлай.

Али Сөләйманов Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында туган. Бу якларда гомер-гомергә ат ите алып, ел буе ашарлык казылык әзерләгәннәр. Түбән Новгород мишәрләренең «фирменный» ризыгы булып санала ул. Сөләймановлар гаиләсендә дә әлеге ризыкны җитештерү буыннан-буынга күчкән.

–Көзен бер ат ала идек тә, яртысыннан казылык ясап, Мәскәүгә алып барып сата идек. Яртысы үзебезгә кала иде. Сату авыр барды, сарафан радиосы буенча эшләдек. Инде мин армиядән кайткач, казылыкны күбрәк ясый башладык. Ул вакытта бизнес түгел, ә спекуляция дип әйтелә иде. Казанның Ветеринария институтына кергәч тә, сумкама салып казылык алып килгән идем, курсташларым аның нәрсә икәнен дә белми булып чыкты. Гомумән, бу ризыкны Татарстанда белүче сирәк иде. Шуңа да 90нчы елларга кадәр Мәскәүдә саттык.

– Шулай да Татарстанда бу ризыкны ничек таныта, бизнесыгызны җәелдерә алдыгыз соң?

–Ничек итеп республика үзәге булган Казанда казылыкны белмиләр соң дип, башым кайный, ачуым чыга иде. Колхоз, Вьетнам базарларында рәтләр буенча йөреп, товарымны танытырга туры килде. «Что за деревяшка?» дип кенә әйтәләр иде. Йөри-йөри мине таный, белә башладылар. 2002нче елда Казанда «Бәхетле» кибете ачылды. Мин шунда барып, казыны күрсәттем. Технологларын чакырдылар, һич кенә дә ни икәнен белмиләр, казы дигәч, кәҗә итеннәнме дип сорый болар. Шулай да, сатылса, хәбәр итәрбез дип, минем товарны бернинди акчасыз, кәгазьсез алып калдылар. Ышанып, кайтып киттем шулай. Ул чакта минем өчен зур суммалык товар иде ул. Шул ук елны Президент Минтимер Шәймиевны Мәскәүгә баргач, татар ризыгы дип, казы белән сыйлаганнар. Шуннан соң ул Татарстан җитештерүчеләре казы ясыймы, дип кызыксынган. Казан ит комбинатында – юк, тегендә – юк. Шулчак «Бәхетле» кибетләр челтәре директоры Мөслимә Латыйпова бер мишәр егете бар дип, минем турында әйтә. Өемә шалтыратты, ул чакта кесә телефоннары юк иде әле. 70 килограмм сорады, әзерләп китердем. Шул вакыттан мин «Бәхетле» белән эшли башладым. Сергач белән Казан арасын шактый таптарга туры килде. Казыны ни икәнен дә белмиләр иде, әле дә ярый республика башлыгын Борис Ельцин сыйлады (көлә).

– Шулай да ничек дип әйтү дөрес, казымы, әллә казылыкмы?

– Мин «Бәхетле»гә товарымны калдыргач, технолог казылык дип исем кушабыз, алайса кәҗә итеннән дип уйлаулары бар, диде. Соң мин әйтәм, казылык бит ул колбасаның бөтен төрен аңлата, ә казы традицион ризык, ат итеннән ясала. Шулай итеп, Татарстанда аны казылык дия башладылар.

– Ә Яшел Үзәнгә сезне нинди язмыш җилләре ташлады?

– Күпме йөреп була инде ике арада дип, Казанга күчендек. Хәләл кибет ачтык. Кеше фатирында яшәдек. Авылдагы йортны сатып, фатир алдык. Әмма үз йортыбыз белән яшисе килде. Бер көнне кибеткә кергән ир-ат Яшел Үзәндә йорт сатуы турында әйтте. Барып карадык, өе бик иске булса да, урыны ошады. Искесе янында яңа йорт сала башладык. Мал-туар тоту өчен авыл хуҗалыгы кредиты алдым, бизнес план төзедем. Менә шушы урыннан җир сатып алдым. Әлбәттә, берәүгә дә «мә» дип тәлинкәдә китереп бирмиләр, көч түгәргә, эшләргә кирәк. Күп вакытымда плюскә түгел, минуска да эшләдем. Ирешелгәннәргә килү җиңел булмады. Бүгенге көндә гаилә бизнесым уңышлы гына эшләп килә, күбрәк интернет-кибет аша сатабыз. Хәзер без җитештергән ризыкны Россиядә генә түгел, ә Финляндия, Кытай, Германиядә дә беләләр.

– Мин Татарстанда берәү генә идем, дисез. Бүгенге көндә казы җитештерүчеләр байтак. Конкурентларыгыз бармы?

– Базар конкурентсыз була алмый. Кирәк кешегә рәхәтләнеп мастер-класс күрсәтәм. Минем яныма Айрат Хәйруллин («Красный Восток Агро» холдингы җитәкчесе) да килгән иде. Казыны ясау барышында үзенең катнашып карыйсы килде. Бары тик атның арткы өлешеннән, сөяксез иттән ясауны сорады. Ә чын казы түшкәнең бөтен өлешеннән, җепселләрен алып, ясала. Ни өчен дигәндә, арткы өлештә – аксым, калак сөягендә – аминокислота, кабыргада – май бар.

– Чын казы ясауның сере нидә?

– Казы ат суелган көнне үк ясала. Иң беренче булып, итне сөягеннән аерып, зур кисәкләргә бүләбез. Якынча озынлыгы 8, ә киңлеген 2 сантиметр итеп телемләп бүләбез. Зур савытта ит, тоз (уртача вакланган, йодлы түгел), шикәр комы, сарымсак салып болгатабыз. Белкозин дип аталучы махсус тышчага салабыз. Иң авыр процесс алда, итне тутырып, бәйләп элдең дә куйдың түгел, ә һаваны куып, утырту барышында яңа туган сабыйны тәрбияләгән кебек, карап тору мөһим. Эчтә кислород калырга тиеш түгел. Дөрес температура һәм дымлылыкны сакларга кирәк. Казы дүрт айдан әзер була.

– Али Маликович, сез узган ел «Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәтләре» бәйгесе җиңүчесе, хезмәтегезне бәяләгән бик күп бүләкләрегез, дипломнарыгыз бар. Шулай да сезнең кебек крестьян-фермер хуҗалыкларын бүгенге көндә нинди проблемалар борчый соң?

– Һәр эшмәкәр дә үз хокукларын белеп җиткерми. Дәүләттән нинди субсидия, грант алырга мөмкин, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Гомумән, юридик яктан яклауга мохтаҗ авыл эшмәкәрләре. Яңа үз эшен ачарга җыенучы кешеләргә мин һәрвакыт ачык һәм киңәшләремне биреп, юл күрсәтеп җибәрә алам, килсеннәр генә.

– Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзебездә, Яшел Үзәндә җитештерелгән хәләл продукция белән безне һәм читтә яшәүче милләттәшләребезне тагын да күбрәк шатландырырга, сыйларга язсын. Авырлык белән тапкан малыгызның рәхәтен, бәрәкәтен күреп, озак еллар эшләргә насыйп булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100