news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә ир-атлар күбрәк үлә

Аларның яртысы диярлек пенсия яшенә дә җитми

 (Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә законлы никахлашкан гаиләләрнең яртысы беренче биш елда ук таркала. Ул бигрәк тә 25–35 яшьлекләр арасында еш күзәтелә. 2012 елда 1119 пар законлы рәвештә никахларын шушы ЗАГС бүлегендә теркәгән. Әмма бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 4,35 процентка кимрәк.
2012 елда Яшел Үзән ЗАГСында 16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында нибары 10 никах теркәлгән.
Былтыр 1637 бала туып (республикада - 56005), ул 2011 елдан – 1, 1999 ел белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк булган. Гадәттәгечә малайлар күбрәк туа. 2012 елда туган балаларга кушылган иң популяр исемнәр: малайлар арасында – Кирилл, Артем, Матвей, Егор, Илья, Әмир, Тимур, Александр. Кызларга әти-әниләре күбрәк Виктория, Анастасия, Арина, София, Софья, Елизавета, Милана исемнәрен кушканнар. Иң сирәк исемнәр: Адам, Ансель, Инель, Мигуэль, Тея, Сезима, Лаванда, Гретта, Веста, Бояна, Арпита.
Гаиләдә бала туу шатлыклы вакыйга, әлбәттә, әмма, дөнья булгач, үлем-китемнәр дә булмый тормый. 2012 елда ЗАГСта үлем турында 2372 акт төзелгән. Монда да шул фактны әйтмичә китеп булмый: үлүчеләр арасында ир-атлар күбрәк. Кызганычка, үлгән ир-атларның 44 проценты пенсия яшенә дә җитә алмаган, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot