Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә ир-ат үз йортында чыккан янгынны сүндергәндә пешкән
Янгын 92 квадрат метр торак йортка һәм гаражга зыян китергән.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче йортында чыккан янгынны үзе сүндерергә тырышкан һәм нык пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә Зеленая урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Янгын бинаның түбәсен чорнап алган һәм гаражга күчкән», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Янгын 92 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозудан чыккан.
Янгын аркасында 62 яшьлек ир-атның иңбашлары һәм аркасы пешкән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз