news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә ир-ат 1,5 млн сум салынган капчыкны урлаган

Полиция хезмәткәрләре җинаятьче эзенә тиз төшкән.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә ир-ат 1,5 млн сум салынган капчыкны урлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полициягә Яшел Үзәндәге компаниянең җитәкчелеге 1,5 млн сум акча салынган иминият капчыгы югалуы турында хәбәр иткән.

Урлауда фирмада эшләүче 35 яшьлек ир-атның катнашы булуы ачыкланган. Ир-атны тоткарлаганнар.

Шикләнелгән зат үз гаебен тулысынча таныган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча тикшерү бүлеге “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot