Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә ике йөк машинасы бәрелешеп, бер кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 754 нче чакрымында булган.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында «КАМАЗ» һәм «Мерседес» йөк машиналары бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Кичә иртән Мәскәү-Уфа юлының 754нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария нәтиҗәсендә «КАМАЗ»ның 50 яшьлек шоферы һәлак булган.
50 һәм 36 яшьләрдәге тагын ике кеше Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз