news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә ике катлы иске агач йорттагы фатирда янгын чыккан

Нәтиҗәдә 8нче фатир тулысынча янып бетә, түбәгә зыян килә, баскычлар җимерелә.

(Яшел Үзән, 16 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Резидә Йосыпова). Яшел Үзәндә янгын элемтәсе үзәк пультына Энгельс урамының 12нче йортында янгын чыгуы турында хәбәр бүген иртәнге җидедә килә. Торак йортның икенче катында бер фатир янып китә, дип яза җирле басма.

53нче янгын-коткару хезмәте килеп җиткәндә янгынның бөтен фатирларга да таралу куркынычы яный. Шунда ук газ-төтеннән саклаучы ике звено РСК-50 стволлары белән икенче катка күтәрелә һәм янгынны сүндерә башлый. Берүк вакытта алар беренче катта кешеләрнең барлыгын-юклыгын да тикшерә. Өлкән яшьтәге бер хатын-кызга урамга чыгарга булышалар. Калган яшәүчеләр үзләре чыга.

Берничә минуттан янгын чыккан урынга 34нче һәм 52нче янгын-коткару частьләре дә килеп җитә. Махсус АПК җайланмасы белән ут ялмап алган чарлакны да сүндерергә тотыналар.

Янгын ун минут эчендә сүндерелә. Нәтиҗәдә 8нче фатир тулысынча янып бетә, түбәгә зыян килә, баскычлар җимерелә. Барлыгы 46 квадрат метрга зыян килә. Бәхеткә, бу янгында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Бу янгынны сүндерүгә 6 берәмлек янгын техникасы, 8нче федераль хезмәт бүлекчәләре шәхси составыннан 24 кеше җәлеп ителә.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторларының якынча мәгълүматларына караганда, янгынның газ җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. (Хуҗалары сүзләренә караганда, ниндидер шартлау булган). Соңгы нәтиҗәне дознание органнары белгечләре ясаячак.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре ут белән сак булырга, газ һәм электр җиһазларын тикшереп торырга өнди. Кирәк булганда белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100