news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә "Игътибар – балалар!" профилактик операциясе бара

2018 елның 4 аенда республика юлларында балалар катнашында 130 .л-транспорт һәлаәкте булып, аларда 136 бала имгәнгән.

Яшел Үзәндә "Игътибар – балалар!" профилактик операциясе бара
архив/Салават Камалетдинов

(Яшел Үзән, 16 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Әлфия Зыякаева). Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре булмасын өчен Татарстан Республикасында 14 майдан 3 июньгә кадәр "Игътибар – балалар!" чарасы уздырыла, дип яза җирле басма.

2018 елның 4 аенда республика юлларында балалар катнашында 130 .л-транспорт һәлаәкте булып, аларда 136 бала имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр 17гә кимегән. Үлүчеләр булмаган.

Яшел Үзән районында балалар катнашында 6 юл-транспорт фаҗигасе чыккан һәм аларда 6 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Кызганычка, узган ел белән чагыштырганда юл һәлакәтләре саны 3кә артса, зыян күрүчеләр саны да шуның кадәр үк арткан. Шуларның берсендә пассажир бала, икенчесендә велосипедчы зыян күргән. 4 җәяүле баланы машина бәрдергән. Шуларның икесе җәяүлеләр юлдан чыга торган урында булган.

"Игътибар – балалар!" чарасы кысасында дәүләт автоинспекциясе хүезмәткәрләре балаларны машиналарда йөртүен, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирү-бирмәвен, уткайтаргыч элементларның кулланылышын игътибар үзәгенә алачак. Бу чорда шулай ук акцияләр, ата-аналар җыелышларын, конкурслар уздыру да күздә тотыла.

Шуны онытмаска кирәк, 7 яшькә кадәрге балалар автомобильдә балалар креслосында йөртелергә тиеш. Хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны креслосыз җиңел автомобильләрнең арткы утыргычында һәм йөк автомобильләренең кабинасында йөртү мөмкинлеге бар. Әмма балаларны махсус креслода йөртү күпкә куркынычсызрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100