news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә иң яхшы автомобильче конкурсы үткәрелде

Конкурс ахырында барсы да истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

(Яшел Үзән, 1 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" акционерлык җәмгыятендә профессиональ автомобильчеләр конкурсы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Конкурс биш этапта булды. Заводның автомобиль йөртүчеләре үзләрен үз эшенең остасы итеп күрсәтте. Йөрделәр, юл кагыйдәләрен дә искә төшерделәр, хәлиткеч вакыйгаларда да югалып калмауларын дәлилләделәр. АК-74 автоматын сүтеп-җыюда да көч сынаштылар. Ә юл фаҗигаләрендә беренче ярдәмне дә күрсәтә ала бу оста шоферлар.

Конкурс ахырында барсы да истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot