Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә Җиңү көненә багышланган "Җырчы май" фестивале узды
Иң яхшы хор дип 3нче гимназия хоры танылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Яшел Үзән, 10 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Гүзәл Минһаҗева). Яшел Үзәндә Бөек Җиңү тантанасын 7 майда ук бәйрәм итә башладылар. Менә дүртенче тапкыр "Авангард" стадионында "Җырчы май" фестивале уздырыла, дип яза җирле басма.
Фестивальдә ветераннар каршында 20 хор, шәһәр мәктәпләренең 743 укучысы имтихан тотты - Бөек Ватан сугышына багышланган һәм башка хәрби җырларны тантанага килгән халыкка, шул исәптән ветераннарга да бүләк итте. Иң яхшы хор дип 3нче гимназия хоры танылды.
9 майда исә Яшел Үзән халкы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын традиция буенча шатлыклы күз яшьләре белән бәйрәм итте.
Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Быел Яшел Үзән халкы Җиңү көне шатлыгын Бөек Ватан сугышында катнашкан 70 ветеран һәм 1578 тыл ветераны белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз