news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары уза

Бүген Яшел Үзәндә яшәүче меңләгән кеше шәһәрнең Җиңү паркына килде

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бүген Яшел Үзәндә яшәүче меңләгән кеше Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен шәһәрнең Җиңү паркына килде.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов яшелүзәнлеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы белән котлады. Көч структуралары, кадет сыйныфында укучылар һәм Казан Суворов училищесы курсантлары катнашында узган парад бәйрәмнең чып-чын бизәге булды.
Бүгенге программа шулай ук асфальтта балалар рәсемнәре конкурсы, Казан – Яшел Үзән традицион марафоны, мәктәп укучылары катнашындагы җиңел атлетика эстафетасы, “Кояшлы аланда” дип исемләнгән шәһәр бәйрәме, “Уйна, гармун!” дигән баянчылар конкурсы, шәһәр күлендә судомодельчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы корабль төзүчеләренең мастер-классы, балалар катнашында концерт-күңел ачу программасы һәм зур концертны үз эченә ала.
Яшелүзәнлеләр күңелендә 1945 елның кайтавазы булып яңгыраячак “Җиңү салюты” бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак, дип хәбәр итә Яшел Үзән муцниципаль район Советының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot