Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә Халыкара Тукай укуларының муниципаль тур бәйгесе дистанцион форматта узды
Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән җитмештән артык укучы көч сынашты.
(Яшел Үзән, 8 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Ел саен Әйшә урта мәктәбендә Халыкара Тукай укуларының муниципаль тур бәйгесе уздырылып килә. Быел ул үзенчәлекле, дистанцион форматта үтте, ягъни укучыларның чыгышларын видеоязмалар аша гына тыңладылар һәм бәя бирделәр. Бу турыда Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Эльвира Бачкова сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.
Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән җитмештән артык укучы көч сынашты.
Быелгы шигыр уку бәйгесе ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйге ике юнәлештә оештырылды. Беренчесендә укучылар татар язучыларының шигырьләрен яки чәчмә әсәрләрен сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шушы темага багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды.
Балаларның чыгышларына Татарстан китап нәшриятында эшләүче язучыларыбыз Рифат Сәлах, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех һәм Газинур Морат бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
Яшел Үзән данын яклар өчен иң — иңнәр арасыннан Осиново бистәсенең С.К.Гиматдинов исемендәге гимназиясенең 4 сыйныф укучысы Гайфуллин Булат, балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче 6 сыйныф укучысы Җантимерова Илүзә, 5 гимназиядә белем алучы 10 сыйныф укучысы Булатова Аделя билгеләнде.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз