news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә халык дружинасы әгъзаларын эшләргә өйрәттеләр

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге базасында ирекле халык дружинасы әгъзаларының методик җыеннары булды.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Лилиана Куликова). Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге базасында ирекле халык дружинасы әгъзаларының методик җыеннары булды. Анда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларыннан, «Форпост» һәм шәхси сак оешмаларыннан 75 дружинник катнашты, дип хәбәр итә район газетасы. 

Аларны сәламләү сүзләре белән район башлыгы Александр Тыгин һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков чыгыш ясады. Алар дружинникларга актив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, 30 активистка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәхси сак предприятиеләреннән 10 хезмәткәргә юбилей медальләре, полициянең штаттан тыш хезмәткәрләренә кенәгәләр бирелде.
Полиция хезмәткәрләре административ законнарны өйрәнү, терактларны булдырмау, социаль мошенниклык профилактикасы буенча дәресләр дә уздырды. Ахырдан графикка ярашлы рәвештә дружинниклар патруль-пост хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауда катнашты.

Белешмә өчен: агымдагы елда халык дружинниклары йөздән артык тапкыр шәһәр урамнарында кизү торды, бәйрәм вакытларында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашты. Алар катнашында 500дән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot