Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә хәтер марафоны узачак
Ярыш иртәнге 9 сәгатьтә катанашучыларны теркәү белән башлана, 11:15 ачылыш парады, чабышка старт 11:30 сәгатьтә биреләчәк.
(Яшел Үзән, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» Гүзәл Минһаҗева). 16 сентябрьдә "Маяк" спорт комплексы базасында Михаил Шорин истәлегенә һәм Яшел Үзәннең 85 еллыгына багышланган V Яшел Үзән марафоны булачак.
Ярышларга, катнашучы карточкасында табиб рөхсәте яки сәламәтлеге өчен шәхсән үзе җавап бирәчәген раслаучы имза торган районыбыз һәм башка шәһәр спортсменнары да кертелә.
Бәйге биш төркемдә уздырыла:
1 төркем – VIPперсоналар, ветераннар, балалар – 2км 195м;
2 төркем – 22 яшькәчә егетләр һәм кызлар, 35-44 яшьлек хатын-кызлар, 45-54 яшьлек хатын-кызлар, 55 яшьлек һәм аннан да олы хатын-кызлар, 60-69 яшьлек ир-атлар, 70 яшьлек һәм аннан да олы ир-атлар – 5км;
3 төркем – 23-34 яшьлек хатын-кызлар, 50-59 яшьлек ир-аталар – 10 км;
4 төркем – 23-34 һәм 35-49 яшьлек ир-атлар – 20 км;
5 төркем – 18 яшь һәм аннан да олы ир-егетләр һәм хатын-кызлар – 42км 195м.
Ярыш иртәнге 9 сәгатьтә катанашучыларны теркәү белән башлана, 11:15 ачылыш парады, чабышка старт 11:30 сәгатьтә биреләчәк.
Бәйгедә катнашу өчен язылу Яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарәдә 15 сентябрьгә кадәр дәвам ителә: тел. 8(84371) 4-67-93, (факс), e-mail: zel_umst@mail.ruв. Заявкаларны, шулай ук, "Маяк" спорт комплексында да калдырырга була: тел. 8(84371) 5-16-70, 8(84371) 5-14-40, (факс), e-mail: zdmayak@mail.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз