news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндәге күпфатирлы йортта чыккан янгынның видеосы дөнья күрде

Ут капкан йорттан янгын сүндерүчеләр алты кешене коткарган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Яшел Үзәндәге күпфатирлы йортта чыккан янгынның видеосы дөнья күрде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Яшел Үзәннең Шустов урамындагы алты катлы йортның дүртенче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде.

Ялкын телләре камап алган йорттан янгын сүндерүчеләр алты кешене коткарган.

Ис тиеп агуланган 34 яшьлек фатир хуҗасы хастаханәгә барудан баш тарткан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot