Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндәге ханым, 500 мең сум “мораль компенсация” алу өмете белән, мошенникларга 65,6 мең сум күчергән
Таныш булмаганнар белән аралашканда сак һәм аң булу кирәк, чөнки мошенниклар тиз ышанучан гражданнарны алдауның яңаларын уйлап таба тора – ТР ЭЭМ
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзәндәге 58 яшьлек ханым, 500 мең сум “мораль компенсация” алу өмете белән, мошенникларга 65,6 мең сум күчергән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ сайты.
Ә эш болай була. 2011 елда пенсиядәге ханым кан басымын төшерү өчен 17 мең сумга аппарат алырга телефон аша заказ бирә, һәм аны өенә китереп тапшыралар. Ләкин берничә тапкыр файдаланып караса да, ханым хәленең яхшырганын сизми. Мәскәүдәге “Красный Крест” социаль яклау баш оешмасыннан, дип, быел 5 ноябрьдә аңа телефоннан шалтыраталар, янәсе, суд карары белән, кан басымын төшерә торган аппаратлар сату белән шөгыльләнгән оешма аңа 150 мең сум мораль компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарылган. Сезнең аппаратыгыз складта терекөмеш белән бергә торган, шуңа файдасы тимәгән, дип, телефоннан бер хатын-кыз аңа керемгә 19,5 мең сум салым түләргә һәм Финанслар министрлыгы вәкиленә шалтыратырга куша. Ышанучан ханым шуны тыңлап, әйтелгән номер буенча шалтырата, анда ир кеше тагын да шатлыклы хәбәр әйтә: яшәсе, аңа 150 мең түгел, ә 500 мең сум тиеш! Ләкин моның өчен...
Шатлык баскан ханым Яшел Үзәндәге банкларның берсенә йөгереп барып, шулар кушканны үти, аннары 2 көн дәвамында танышларыннан бурычка акча алып, кызының, сине мошенниклар алдый, дип үгетләүләренә колак салмастан, тегеләр әйткән банк счетларына акча җибәрә тора...
ТР буенча ЭЭМ татарстанлыларга янә мөрәҗәгать итеп, таныш булмаганнар белән аралашканда сак һәм аң булу кирәк, чөнки мошенниклар тиз ышанучан гражданнарны алдауның яңаларын уйлап таба тора, дип кисәтә. Әгәр үзегез яки якыннарыгыз мошенниклар тозагына капса яисә үзегезгә карата хокукка каршы килгән гамәл кылуларында шикләнәсез икән, кичекмәстән полициягә “02” яки ТР буенча ЭЭМның “ышаныч телефоны”на (843) 291-20-02 номеры буенча хәбәр итегез, диелә мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз