news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә гөмбә җыйганда хатын-кыз югалган

Бу юлы хатынны тычкан куркыткан

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән районының Идел буе-Кама тыюлыгына Осиновода яшәүче ирле-хатынлы гөмбә эзләп кергәннәр. Ир кеше гөмбәне шулкадәр бирелеп җыйган ки, хатынын күздән югалтуын сизми дә калган.

Бәхеткә, коткару төркемен чакырырга кирәк булмаган, - ир хатынын үзе тапкан. Бу пар биредәге урман белән яхшы таныш икән һәм аларда беренче тапкыр гына гөмбә җыймый. Бу юлы хатынны тычкан куркыткан һәм ул, кинәт йөгереп китеп, урманда ориентирын югалткан.

Шунысын да әйтергә кирәк: тыюлыкта үзбелдегең белән йөргән өчен 3-4 мең сум штраф каралган, дип белдерә Яшел Үзән җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot