Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә физик мөмкинлекләре чикле балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар
“Бердәм Россия” партиясеннән бүләк алмый калган гаиләләр авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала.

(Яшел Үзән, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районы Норлат авыл җирлегендә бәйрәм алдыннан сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле, күп балалы һәм тәрбиягә алынган балаларны котладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Яңа ел бүләкләрен “Бердәм Россия” партиясенең Яшел Үзән җирле бүлегенең җитәкчесе Валерия Кузнецова, район башлыгының иҗтимагый ярдәмчесе Алеся Лежнина һәм авыл җирлеге вәкилләре тапшырды.
Кемдер кунакларны тәмле чәй, кемдер бизәлгән чыршы белән каршы алды. “Бердәм Россия” партиясеннән бүләк алмый калган гаиләләр авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз