news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында суда ярышлар узды

Ярышлар Яшел Үзәннең 85 еллык һәм Яшел Үзән 8нче янгын сагы отрядының 30 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

(Яшел Үзән, 7 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Илсөя Завилейская). Физик мөмкинлеге чикле балалар башкалар белән бер дулкында яши алсын өчен, Яшел Үзәннең киң җәмәгатьчелеге шактый эшләр башкара. «Метеор» спорт комплексында «Суны хөрмәт итәргә, моны һәркем белергә тиеш!» шигаре белән узган ярышлар традициягә әйләнде, дип яза җирле басма.

– Монда сәламәтлеге какшаган, физик мөмкинлеге чикле барлык балалар да катнаша ала. Бары тик табиб кына рөхсәт бирсен. Ә ярышларны искиткеч күңелле оештырырга тырышабыз. Балалар, командаларга бүленеп, катлаулыгы буенча төрле дәрәҗәдәге биремнәр кертелгән эстафетада катнашалар. Исемнәре үк командаларның кәефен чагылдыра бит – «Горячие сердца», «Позитив», «Комета»! Балалар суда үзләрен җиңел хис итә, ә бу тулысы белән терелеп бетүгә ышаныч уята, – ди ярышларны оештыручыларның берсе, район башлыгы ярдәмчесе Алеся Лежнина.

Йөзү ярышларында катнашкан барлык 25 бала да оештыручылар – Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоныннан исемле дипломнарга лаек булды, Яшел Үзән шәһәр советы депутатлары Альбина Динмөхәммәтова һәм И.Соловцов кулыннан татлы бүләкләр алды.

Ярышлар Яшел Үзәннең 85 еллык һәм Яшел Үзән 8нче янгын сагы отрядының 30 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100