news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Евгения Королькованың иҗат кичәсе булды

Концертның программасы популяр хитлар һәм классик әсәрләрдән төзелгән иде

(Яшел Үзән, 14 декабрь, “Татар–информ”, Юлия Демченко). Узган ял көннәрендә Яшел Үзән балалар музыка мәктәбенең концертлар залында Евгения Королькованың “Королева Гитара” дип исемләнгән иҗат кичәсе булды.
Концертның программасы популяр хитлар һәм классик әсәрләрдән төзелгән иде. Концертта Яшел Үзән һәм Казаннан Владимир Шнитко, Юлия Петрова, Линар Хәйруллин, Дина Гарипова, Гөлнара Тимербулатова, Валентина Артамонова, “Лель” триосы һәм башкалар катнашты.
Соңгы елларда Евгения Королькованың туган шәһәрендә генә түгел, аннан читтә дә популярлыгы арта. Евгения Яшел Үзән балалар музыка мәктәбен, Казан музыка училищесын, соңыннан Казан консерваториясен кызыл дипломга тәмамлаган.
Хәзерге вакытта ул педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, Яшел Үзән музыка мәктәбендә укыта, “Встреча” дуэтында җырлый, Яшел Үзән артистларының күп кенә концертларында катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot