news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә эшкуарлар өчен семинар ачыла

Мондый семинарлар республикада 2015 елдан оештырыла, быел алар чиратлашып, һәр муниципаль районда үткәрелә.

(Яшел Үзән, 12 декабрь, “Татар-информ”, “Новости Зеленодольска”). Татарстан Икътисад министрлыгы оештырган “Бизнес десант” белем бирү проектының икенче сезоны башланды. 12 декабрьдә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге Мәдәният үзәгендә район эшкуарлары белән очрашу узачак, дип хәбәр итә zpravda.ru сайты.
 
Эшкуарларга дәүләт ярдәменнән файдаланырга өйрәтү, уңышлы эшчәнлек өчен тәҗрибә уртаклашу максатыннан белгечләр җәлеп итеп, мондый семинарлар республикада 2015 елдан оештырыла. Үткән ел анда 5 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Быел семинарлар чиратлашып, һәр муниципаль районда үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100