news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә егетләр ир-атны талаган

Росгвардия хезмәткәрләре оператив рәвештә һөҗүм итүчеләрнең берсен ачыклый.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә егетләр ир-атны талаган. Аның телефонын чәчәк кибетендә сатарга омтылып караганнар. Бу хакта ТР Росгвардия матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

"Зыян күрүче таныш булмаган егетләр белән хәмер эчкән, алар арасында низаг чыккан һәм аның телефонын тартып алганнар", - дип сөйләделәр Росгвардиядә.

Росгвардия хезмәткәрләре оператив рәвештә һөҗүм итүчеләрнең берсен ачыклый. Ул моңа кадәр хөкем ителгән 21 яшьлек ир-ат булып чыга. 

Егетне полиция бүлегенә алып киләләр. "Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100