news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә диванда тәмәке тарту аркасында янгын чыккан, йорт хуҗасы комага киткән

Янгын бүген иртән Ленин урамындагы 62нче йортта чыккан.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә диванда тәмәке тарту аркасында янгын чыккан, йорт хуҗасы комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 8.38 сәгатьтә 112 бердәм номерына Ленин урамында урнашкан 62нче йорттагы бер фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр биш катлы йортның өченче катындагы бер фатирда диван януын ачыклаган. Фатир хуҗасы – комага киткән, аның куллары янган һәм ис газы белән агуланган.

Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Ул саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot