news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә давыл аркасында ике бала һәм бер олы кеше зыян күргән

Бу кешеләрне Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Валерия Белова). Яшел Үзән районында Кызыл Яр авылында давыл аркасында  13 һәм 15 яшьлек ике бала һәм бер олы кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә үз чыганагы хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрне уртача авыр хәлдә Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Тагын бер баланың аягы имгәнгән. Табиблар аңа урында ук медицина ярдәме күрсәткән һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot