Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә дүрт айлык бала белән әнисе сөрем газы белән агуланган
Хатын-кыз өйне җылыту өчен духовканы кабызган, тәрәзәләрне һәм ишекләрне япкан.
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә дүрт айлык кыз белән әнисе газ миченнән чыккан сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, кичке сәгать уннар тирәсендә 122 бердәм номерына әлеге хәлнең Карл Маркс урамындагы йортта булуын хәбәр иткәннәр. Фаҗига урынына “Зеленодольскгаз” белгечләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.
Фатирда 29 яшьлек ир, аның 22 яшьлек хатыны һәм дүрт айлык бала яшәгән. Ир-ат душтан чыккан һәм аш бүлмәсендә хатыны белән кызын аңсыз килеш тапкан. Табиблар аларны уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән Яшел Үзән район хастаханәсенә алып киткән.
Ачыкланганча, гаилә башлыгы душта булган вакытта, аның хатыны кухняны җылыту өчен газ мичен кушкан. Ишекләр һәм тәрәзәләр тыгызлап ябылган булган. Шул сәбәпле фатирга саф һава кермәгән. Фатирда көнкүреш газы чыгуы ачыкланмаган.
Белгечләр фаҗига булдырмый калу өчен, елына кимендә бер тапкыр вентиляциянең төзеклеген тикшереп торырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз