news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшел Үзәндә чыккан янгында автобус, "ГАЗель" һәм җиңел машина зыян күргән
Янгында барлык транспорт чаралары да тулысынча янып беткән.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә чыккан янгында берничә автомобиль янган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын аркасында Гоголь урамында автобус, "ГАЗель" һәм җиңел машина зыян күрде.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, машиналарның барысын да янгын чолгап алган булган. Утны сүндерү өчен аларга ун минут чамасы вакыт таләп ителгән.

Янгында барлык транспорт чаралары да тулысынча янып беткән. Янгын мәйданы 28 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Белгечләр янгынның кайдан килеп чыгуын әлегә ачыкламаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot