news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә чаңгы ярышы узачак

Спортсменнар шәхси һәм командалы спринтларда ярышачак.

(Яшел Үзән, 17 февраль, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Бу ялларда Яшел Үзәндә «Маяк» трассасында республика чемпионаты кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының II туры була, дип яза районның "Яшел Үзән" газетасы.

Спортсменнар шәхси һәм командалы спринтларда ярышачак. Яшь буенча бүленгән берничә төркем төрле стиль йөрешендә узышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot