news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә чаңгы-роллерда узышу буенча шәһәрнең ачык беренчелеге уза

Ярышларда республиканың иң көчле чаңгычылары көч сынашачак.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстанда иң популяр спорт төрләренең берсе – чаңгы спорты буенча ярышлар җәй көне дә уза: 30 июльдә Яшел Үзәндә чаңгы-роллер буенча шәһәрнең ачык беренчелеге үткәрелә.

"Әлеге ярышлар сезон алдыннан спортчыларның физик әзерлеген максималь дәрәҗәдә эшкә җигүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта чаңгы ярышларын тагын да популярлаштыру, көчле спортчыларны ачыклау, тренерлар өчен тәҗрибә уртаклашу өчен җирлек булдыру максатын да куябыз", – дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.

Республикакүләм дәрәҗәдә уза торган әлеге традицион ярышларны шәһәрнең Башкарма комитеты һәм Яшел Үзәннең "Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе" җирле иҗтимагый оешмасы оештыра. Ярышларда ил күләмендә танылу алган республиканың иң көчле чаңгычылары – Андрей Ларьков, Павел Сюлатов, Артем Николаев, Алия Иксанова һәм башка спортчылар да көч сынашачак.

Ярышлар иртәнге сәгать 10да башлана һәм "Маяк" чаңгы-роллер трассасында уза. "Көч сынашулар яшь буенча биш төркемгә бүленгән", – дип ачыклык керттеләр федерациядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100