Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә өч йөздән артык машина йөртүченең бурычы түләнмәгән
Штрафларның гомуми суммасы 890 мең сумнан арткан.
(Яшел Үзән, 1 апрель, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзәндә юл йөрү кагыйдәсен бозып, 10 мең сумнан артык бурычы булган 354 кеше исәпләнә. Штрафларның гомуми суммасы 890 мең сумнан арткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
– Кагыйдә бозучы штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш, – дип кисәтә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Бу срок узганнан соң ул административ базага бурычлы буларак кертелә.
Андый гражданнарга РФ КоАПның 20.25нче маддәсе буенча беркетмә төзелә. Шуңа ярашлы рәвештә штраф күләме икеләтә арта һәм ул 1 мең сумнан ким булмаска тиеш. Яисә мондый бурычлыга 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга мөмкин. Аны 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә дә җибәрүләре бар. Карарны суд чыгара.
Менә шулай, гыйнвар аенда Фрунзе урамының 22нче йорты каршында ДПС экипажы «ВАЗ-21093» автомобилен туктата. Рульдә 19 яшьлек егет була. Тикшерә башлагач аның 2018 елда 28 тапкыр административ җәзага тартылган булуы ачыклана. Дүртесенең срогы чыккан була.
Бу кешегә РФ КоАПның 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозу турында ("Административ җәзадан качу") материал тутырыла.
Судья бу бурычлыга 4 тәүлеккә кадәр административ арест сала. Арест салынучыга булган бөтен бурычын түләргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз