news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә бердәнбер 18 катлы йортта вертикаль менү буенча ярышларны узды

Иң яхшы вакытны – 1 минут 51 секундны 34нче ПСЧның өлкән янгын сүндерүчесе Радик Садетдинов күрсәтте.

(Яшел Үзән, 4 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Резидә Йосыпова). Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр арасында беренче тапкыр торак йортның унсигезенче катына вертикаль менү буенча ярышлар булды. Объекты – Сәйдәшев урамындагы яңа төзелгән 19нчы йорт. Хәзерге вакытта анда фатирларның 60 процентына хубалары күченгән инде, дип яза ьирле басма.

Идарәче компаниядә әйтүләренчә, йорт тулысынча кирәкле янгын сүндерү автоматикасы белән җиһазландырылган. Шулай булса да, янгынга каршы өйрәнүләр уздыру комачауламый. Бу унсигез катлы йорт – Яшел Үзәндә бердәнбер. Шуңа күрә беренче тапкыр вертикаль менү буенча ярышларны анда уздырырга булдылар.

Ярышларда барлыгы 21 кеше катнашты. Аларга тулы эпикировкада унсигезенче катка кадәр йөгереп менәргә кирәк иде. Өстәвенә аркада – һава тутырылган махсус аппарат, финишка кадәр битлекне салырга ярамый. Янгын сүндерүчеләр белән бергә ярышларда янгынга каршы хезмәтнең җитәкчелек вәкилләре дә үзләрен сынап карады. Өскә башта 8нче отряд җитәкчесе Марат Гомәров менеп китте. Аның артыннан Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының Баш идарәсе ЦУКСның Казан хезмәттәшләре.
– Авыр булды. Әмма аннан алган хисләрне сөйләп аңлатып бетереп булмый, – дип сөйли бу хакта 34нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Радик Садетдинов. – Моны һәркемнең үзендә сынап каравы кирәк. Спорт, көрәш, көч сынашу...болар рухны күтәрә.

Ярышларны карарга Яшел Үзән янгын сагы ветераннары да чакырылган иде. Аксакаллар сүзләренә караганда, хәзер барысы да күпкә катлаулырак.

– Без эшләгәндә тугыз каттан да югарысы юк иде. Анысы да авыр була иде әле, – ди Яшел Үзәннең янгын сагы ветераны Марат Нагуманов. –Без мондый ярышларны кызыксынып карыйбыз. Безне онытмыйча чакырганнары өчен рәхмәт.

Иң яхшы вакытны – 1 минут 51 секундны 34нче ПСЧның өлкән янгын сүндерүчесе Радик Садетдинов күрсәтте. Лидердан нибары 6 секундка 53нче ПСЧның янгын сүндерүчесе Фирдүс Низамиев һәм 52нче ПСЧның янгын сүндерүчесе Александр Проньков кына калышты. Аларның икесе дә 1 минут 57 секундны күрсәтте. Аларга 2нче һәм 3нче урыннар бирелде. Барлык катнашучылар ким дигәндә уртача 2 минут эчендә унсигез катны җиңде.

– Мин бүгенге нәтиҗәләр һәм команда белән горурланам, – дип ярышларга нәтиҗә ясады ТР буенча ФПСның 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. –Әлеге өйрәнүләр безнең бүлекчәләр шәхси составының теләсә-кайсы объектта эшли алуын күрсәтте.

Ярышлардан тыш биредә күчмә янгын техникасы белән унсигезенче катка су да биреп карадылар. Сынаулар уңышлы узды. Катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләргә диплом һәм медальләр бирелде. Хәзер Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре үрнәгендә ярышларны Татарстанның башка гарнизоннарында да уздырырга җыеналар, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100