news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә бер гаилә янгын турында хәбәр иткеч тавышын ишетеп ут хәвефеннән котылган

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Яшел Үзәндә бер гаилә янгын турында хәбәр иткеч тавышын ишетеп ут хәвефеннән котылган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзән шәһәренең Зеленая урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 5.40 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә өйдән биш кеше, шул исәптән 12 яшьлек кыз урамга чыгып өлгергән була инде. Алар янгын башланганда йокыга талган булган. Янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, барысы да урамга чыккан.

6.17 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Залда һәм коридорда төрле әйберләр, мебель янган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100