news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә бер авылда 25 йортны су баскан - "Шәһри Казан"

"Иртүк редакциягә Яшел Үзән районының Татар Танае авылыннан шалтыраттылар. Авылны су баскан", дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффарова). Курше Кайбыч районыннан агып килә торган Шеланда елгасы ярларыннан ташып аккан. Татар Танае авылында ике урамдагы 25 ләп йортка зыян килгән. «Шәһри Казан» журналистлары хәбәрне алуга шунда китте.

Ленин урамында яшәүче Рабига апа Багабиева барысы да кичә көндез башланды, ди. Башта су бакчаларын баскан, аннары мал абзарына керә башлаган. "Тизрәк бозауларны югары очтагы күршеләргә күчердек. Тавыкларны мунчага яптык. Кичке якта ишектән ургылып су керә башлады. Келәмнәрне чак жыеп өлгердек»,- дип сөйли Рабига апа.

Хәзер аның барлык йорт жиһазлары, суыткыч, аяк киемнәр, банка белән кайнатмалары суда утыра. Өйдә су акрынлап кими башлаган, әмма пычрак, ләмне судан соң йортны рәткә китерүе шактый чыгымлы булачак.

Безнең журналистлар килгәч, авылга МЧС хезмәткәрләре дә килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot