news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә башта сайладылар, аннары йөгерделәр

Районы башлыгы Александр Тыгин да 15 км араны бик яхшы күрсәткеч белән йөгереп үтте

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). “Маяк” спорт комплексында сайлаулар көнне Михаил Шорин истәлегенә марафон үтте. Ярышларда катнашырга Казан спортчылары да килде. Иң олы спортчы - Карашәм авылында туып үскән якташыбыз, ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дистәдән артык дөнья чемпионы булган Әхмәт Сиражиев та бар иде. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да марафонда катнашучылар белән бергә 15 км араны бик яхшы күрсәткеч белән йөгереп үтте, дип белдерә Яшел Үзән җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot