Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә барысы 8500 гектар җир көзге чәчүгә әзер
Игенчеләр бүгеннән көзге культураларны чәчүгә керешә
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән муниципаль районы хуҗалыклары басуларында бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Яшел Үзән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 84 процентында, 9310 гектар мәйданда эш тәмамланган.
Игенчеләр барысы 16483 тонна бөртек суктырып алган. Бер гектардан уртача 17,7 центнер уңыш чыккан. Терлекчелек белән шөгыльләнүгә өстенлек бирүче “Овощевод” күмәк хуҗалыгы урып-җыю эшләрен районда беренчеләрдән булып тәмамлап куйган. “Күгәй”, “Тау Иле” күмәк хуҗалыкларында соңгы гектарларда эш бара.
Хуҗалыклар бер үк вакытта көзге чәчүгә җир әзерләүне дәвам итә. Идарәнең әйдәп баручы белгече Ш.Шәрипов сүзләренә караганда, барысы 8500 гектар җир көзге чәчүгә әзер һәм 15 августтан көзге культураларны чәчүгә чыктылар, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз