news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә балалар мәйданчыгында баланың аягы сыну факты буенча җинаять эше кузгатылган

Прокуратура версиясе буенча, 5 яшьлек малай «уен җиһазларының куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве” аркасында җәрәхәт алган.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән районы прокуратурасы 5 яшьлек малайның аягы сыну факты буенча тикшерү үткәргән. Бала уен мәйданында, Столичная урамындагы автовокзал бинасы тирәсендә җәрәхәтләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

4 июнь көнне көндез малай уен мәйданчыгының өске ярусында таеп китеп, аскы өлешенә егылып төшкән һәм уң аягын сындырган.

Күзәтчелек органы фикеренчә, бу хәл уен җиһазының куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләре сакланып эшләнмәүдән килеп чыккан. Җыелган материалларны прокуратура тикшерү органнарына гаепле кешеләрне җавапка тарту мәсьәләсен карау өчен җибәргән.

«Алты яшькә кадәрге балалар өчен тормышларына яки сәламәтлекләренә куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгән эшләр башкарган өчен” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Эшне тикшерү ведомство контроленә алынган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot