news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә бала тудыру йортында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирделәр

Исемлектә барлыгы унике хатын-кыз бар. Аларның икесе үз гомерендә беренче тапкыр тавыш бирде.

Яшел Үзәндә бала тудыру йортында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирделәр
«Яшел Үзән яңалыклары»

(Казан, 1 июль, «Яшел Үзән яңалыклары» «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биру 1 июльдә иртәнге сигездә башланып китте. Үз тавышларын беренчеләрдән булып бирү мөмкинлеген Яшел Үзән бала табу йорты пациентларына бирелде. Бу хакта «Яшел Үзән яңалыклары» яза.

Алар арасында инде әни булучылар да, шулай ук әле әни булырга әзерләнүчеләр дә бар.

Исемлектә унике хатын-кыз бар. Аларның икесе үз гомерендә беренче тапкыр тавыш бирде. Һәр тавыш бирүчегә шәхси саклану чараларын бирелде. Аларның паспортлары теркәлде. Аннан бала табу йорты пациентлары бюллетеньнәрен махсус тартмага салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100