Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә бәйрәм чаралары уза
Яшел Үзәндә бәйрәм чаралары уза
(Яшел Үзән, 7 март, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Атна буе Яшел Үзән шәһәре һәм районында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Яшел Үзән муниципаль районы Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре бай эчтәлекле программа әзерләгән.
Дүшәмбедән шәһәр һәм районда физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар өчен өйләрендә “Яз бәйрәме – 8 март белән” дип аталган күчмә хәйрия концертлары уза. Бәйрәм концертлары һәм конкурслар һәр авыл Мәдәният йортында үтәчәк. Шәһәрдә төп тантананы 8 март көнне “Родина” Мәдәният сараенда уздыру планлаштырыла. Анда шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашында зур бәйрәм концерты үтәчәк.
9 мартта биредә Идел буе фанера-җиһаз комбинаты гүзәл затлары өчен “Ягез әле, кызлар” бәйгесе узачак. Ә “Ал җилкәннәр” Балалар мәдәният йортында “Сөйкемле зат” конкурс күңел ачу программасы көтелә.
Социаль яклау бүлеге шулай ук бай программа әзерләгән. Бүген шәһәр һәм районның барлык социаль учреждениеләрендә (“Рәхәт” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Ветеран” ялгыз өлкән кешеләр өчен махсус йортта, Васильево бистәсе һәм Норлат авылында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) бәйрәм чаралары үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз