news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә "айныткыч" ачылды

Ул Азнакайның «Нефтемаш» заводында җитештерелгән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Узган шимбәдә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе территориясендә исерек хәлдәге кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге ачылды.
Бу компакт бина, модульле ФАПлар тибында Азнакайның «Нефтемаш» заводында җитештерелгән. Бина сак-янгын сигнализациясе, видеокүзәтү кебек кирәкле системалар белән җиһазландырылган.

Айныткычта барлыгы алты кеше эшләячәк. Моңа кадәр исерекләрне дәваханәгә китереп, алар авыруларга һәм хезмәткәрләргә аерым проблемалар тудыра иде, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot