news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча бөтенроссия турниры башланды

Ярыштан онлайн-трансляцияне Россиянең авыр атлетика федерациясе сайтында карарга мөмкин.

(Яшел Үзән, 2 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). 30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Яшел Үзәннең "Маяк" спорт комплексында СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары бара, дип яза җирле басма.

Бөтенроссия турниры кысаларында шулай ук 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар, ветераннар арасында республика ярышлары да уза. Бу сынауны үткәрү республикада традициягә әйләнгән һәм ул 1975нче елдан бирле оештырыла. Республиканың төрле шәһәреннән килгән 151 катнашучы үз көчен сынады. Ә бүген исә турнирга, төрле сәбәпләр аркасында авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында катнашмаган, иң көчле авыр атлетлар Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә киләчәк. Рәсми төстә ачылу тантанасы бүген 16 сәгатьтә булачак. 

Ярыштан онлайн-трансляцияне Россиянең авыр атлетика федерациясе сайтында карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100